Татарские классы (татарский язык)

Дуртенче ел 3-нче мэктэптэ татар сыйныфлары эшлилэр. Беренче жыелма 1997-1998 нче елларда 4-нче балалар бакчасы нигезендэ оешты. Беренче сыйныфка 16 укучы жыелды, аларнын кубесе татар группасыннан чыгаралган балалар. 3-нче класс икенче сменада балалар бакчасынын бинасында укый. Алар очен унай шартлар тудырылган: кайнар ашау-эчу дэ шунда ук оешкан.

Шул сыйныфлар Удмур Республиканын гомуми белем мэктэплэренен планы буенча эшлилэр. Татар теле hэм эдэбияты дэреслэренэ атнага 4 сэгать бирелгэн.

Шундый сыйныфлар hичшиксез кирэк, чонки шэhэрдэ татар hэм катнаш миллэтлэ гаилэлэр куп. Балалар зуртелэк белэн укыйлар. Барлык фэннэрдэн дэ аларнын яхшы олгерешлэре. Укучылар аралашучаннар, дэреслэредэ бик актив катнашалар hэм аларга узара тигез, тыныч, дуслыклы монэсэбэтлэр хас. Балалар музыкал, спорт, бию тугэрэклэренэ йорилэр. Мэктэптэ инглиз телен hэм информатиканын ойрэнуенэ бик зур игътибар бирелэ. Татар сыйныф укучылары уз халкынын гореф - гадэтлэре белэн танышалар, татарча жырлар, шигырьлэр ойрэнэлэр hэм экиятлэрне сэхнэштерэлэр. Алар мэктэп, шэhэр, Республика кулэмендэ уздырылган чаралардан да читтэ тормыйлар.

Татар сыйныфларын ачып жибэругэ ТИУ бик куп коч кертте. Башлап жибэру эшлэре белэн Касыймова Минзирэ Нигъмэтжан кызы hэм Есенеев Гомбэр Рифкат улы шогельлэнделэр. Минзирэ апа бик гайрэтлэ, дэртле, зге кунелле кеше. Буген дэ ул татар сыйныфларнын усешенэ зур игътибар белэн карый hэм жан куэтен бирэ. Татарстаннын, Удмурт Республиканын, Киров олкэсенен гэзитлэрендэ без еш кына анын мэкалэлэрен очратабыз. Ул Глазов шэhэренен татар радио тапшыруларын да алып бара. Минзирэ апа унеллык бай "Якшэмбе мэктэптэге" эш тэжрибэсен яшь педагоглар белэн уртаклаша hэм укытучылар очен урнэк булып тора.

Татар классларда тэжрибэле педагоглар Касыймова ВВ, Касиймова РС, Вострикова АИ, Лузянина ТВ эшлилэр. Белемле индивидуал якын карыйлар, кызык дэреслэр уздыралар.

Буген татар сыйныфларынын унышларын курэбез инде. Мэсэлэн, 20.10.99 елны 3-нче мэктэпкэ семинарга 40-тан артык башлангыч мэктэп укытучылары жыелды. Аларнын фикерлэре буенча татар теле дэреслэре hэм "И туган тел, и матур тел..." атлы концерт бик югары дэрэжэдэ узды. Бу очеллык тырышканлыкнын нэтижэсе иде.

Ел саен уткэрелэ торган "Сабантуй" бэйрэме 1998 елны Глазов районнын Кочишево авылында узды. Шунда да балалар уз артист сэлэтлэрен курсэттелэр.

2000 елнын март аенда шэhэр кулэмендэ "Ямле булсын тормышыгыз" уткэрелгэн чарада татар сыйныф балалар катнаштылар. Аларны жылы, кайнар сэламлэделэр.

Килэчэктэ бу балаларнын зур планнары. Алар Татарстаннын югары уку йортларына барачаклар.
 Учёба
 Лица
 Уголки
 Школа
 Досуг
 Разное
 Карта Сайта
 Гостевая Книга
 О проекте